Мөхәммәтҗановлар икенче тапкыр әти-әни булган.
“Дуслар, бездә шатлыклы хәбәр! Театрыбызның артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов гаиләсендә кыз туды. Фәннүр һәм Илүзә Мөхәммәтҗановларны чын күңелдән котлыйбыз!”, - дип хәбәр итә Камал театры.
“Кызыгыз акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр!”, - дип артистның шатлыгы белән бүлешә хезмәттәшләре.
Мөхәммәтҗановлар икенче тапкыр әти-әни булган. Моңа кадәр бу гаиләдә кыз бала үсеп килә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар