Ул 8 июль көнне Түбән Новгород шәһәрендә үтәр дип көтелә.
Быел беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр иткәнчә, ул 8 июль көнне Түбән Новгород шәһәрендә үтәр дип көтелә. Бөтенроссия авыл сабан туе 27 майда Әстерханда узачак, диде Милли Шура Рәисе XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар