16+

Тагын бер укучы атыш оештырырга җыенган

Җинаять эше ачылырга мөмкин.

Җинаять эше ачылырга мөмкин.

Башкортстанның Күгәрчен районы Мраково авылындагы мәктәпкә районның барлык ашыгыч хезмәтләре җыелган бүген. Баксаң, шушы ук мәктәпнең 9 сыйныфында укучы малай мессенджерларның берсендә үз сыйныфлары төркеменә атыш оештырачагы хакында хәбәр салган. Укучылар бу хакта әти-әниләренә җиткәргән, алары исә хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Полиция, ашыгыч ярдәм, коткаручылар тиз арада мәктәпкә килгән. Укучы үз үз гаебен таныган, аны полиция бүлегенә китергәннәр. Тикшерү эшләре бара. Җинаять эше дә ачылырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading