Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Covid-19 корбаннарының гомуми саны республикада 155кә җитте.
Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирус корбаны булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды", - дип белдерделәр министрлыкта.
Covid-19 дан 1949 елгы хатын-кыз һәм 1955 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.
Мәрхүмнәрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган һәм вирус идентификацияләнгән.
Шулай итеп, 8 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Covid-19дан 155 кеше вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар