12 февральгә республикада Covid-19тан үлеп китүнең 296 очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән: 1958 елгы ир-ат һәм 1944 елгы хатын-кыз. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - диелә хәбәрдә. 12 февральдә республикада Covid-19тан үлеп китүнең 296 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар