16+

Таксистларга көн бетә?!

Татарстан хакимияте таксистларның эшен контрольгә алды. Пассажир ташучыларга билгеле бер таләпләр куелачак. 

Татарстан хакимияте таксистларның эшен контрольгә алды. Пассажир ташучыларга билгеле бер таләпләр куелачак. 

Татарстан Дәүләт Советы таксистларның эшенә карата таләпләр язылган документны бастырып чыгарды. Мәсәлән, пассажир ташучыларга биш елга яки аннан да азрак вакытка эшләү өчен рөхсәт бирелә. Машиналарга заказ бирү өчен дә шундый ук срок каралган. Моннан тыш, машина ак яки сары төстә булырга тиеш. 

Республикада пассажир ташучыларның, җиңел машина таксиларының һәм таксига заказ бирү хезмәтләренең төбәкара реестрын булдыру тәкъдим ителә. Шулай ук җиңел автомобиль таксиларының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча такси өлкәсендә эшләүче компанияләр тарифлар турында мәгълүматны махсус сайтта бастырып чыгарырга тиеш булачак.

Канун кайчан гамәлгә керәчәге әлегә билгелесез, әмма бу сентябрьдә булырга мөмкин дип фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading