16+

Талпаннарның активлыгы быел түбәнрәк. Сәбәбе нидә?

26 июля 2024, 14:31
934
0
0
Уку өчен 2 минут

Июнь аеның эссе булуы аркасында талпаннарның активлыгы быел түбәнрәк.

Июнь аеның эссе булуы аркасында талпаннарның активлыгы быел түбәнрәк.

Сезон башыннан медицина оешмаларына талпан кадалган 6 457 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул ук аралыгы белән чагыштырганда, бу 9 процентка азрак.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, кешеләргә кадалган 3 меңнән артык талпан лабораторияләрдә тикшерелгән, аларның 21 процентында бореллиоз тудыру ихтималы ачыкланган. 13 кеше бореллиоз белән зарарланган.  Узган елда бу вакытка инде 22 зарарланучы булган. Әмма быел 5 кешедә вируслы энцефалит ачыкланган, узган елда бер генә дә очрак теркәлмәгән булган.

-    Шушы 5 очракның берсе – җирле. Зарарлану Бөгелмә районы территориясендә булган. Калган  4се башка төбәктә булган чакта татарстанлылар тарафыннан эләктерелгән, - диде Любовь Авдонина. 

Талпаннарга каршы территорияләрне эшкәртү эше тулысынча тәмамланган. Барлыгы мондый чаралар 2917 гектарда башкарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading