"Без бу видеоны күрмичә калганбыз икән, иптәшләр. Зифа Нагаевадан мунча-влог..."
Танылган композитор, җырчы, алып баручы Зифа Нагаеваның бассейнда коенган видеосын «Иптәшләр.Татарлар» телеграм каналы куйган. «Без бу видеоны күрмичә калганбыз икән, иптәшләр. Зифа Нагаевадан мунча-влог», — дип яза алар.
Зифа Нагаева сторисларында ничек «шәп» ял иткәнен һәм… шәрә иптәш кызын күрсәтә.
«Без Рәйсә белән рәхәтләнеп йөзәбез, күңел ачабыз. Рәхәтләнеп мунча кереп, чабынабыз», — дигән ул. Композитор видеога үзенең башын гына төшергән, ә менә Рәйсәнең шәрә күкрәкләрен Зифа Нагаеваның 7 меңгә якын язылучысы күргән булуы мөмкин.
"Рәйсә Зифа Нагаеваның дустымы икән, әллә дошманымы?", дигән сорау бирә Интертат...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар