16+

Танылган татар композиторы вафат

Бу хакта ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Бу хакта ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат.

Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.

Хушлашу мәрасиме турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип искәрттеләр Композиторлар берлегендә.

Илдус Якупов халыкка үзенең күпсанлы җырлары, камера-инструменталь әсәрләре, инструменталь концертлары һәм симфонияләре, шулай ук «Джельсомино в стране лжецов» (1991) дигән операсы аша таныш. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading