16+

Җырчы Азат Фазлыев: «Ире, үзе, баласы бик авыр хәлдә. Бу гаиләгә ярдәм кирәк»

Юл һәлакәтендә зыян күргән Әтнә районында туып-үскән Гөлназ һәм Делюс Шакировлар авыр хәлдә.

Юл һәлакәтендә зыян күргән Әтнә районында туып-үскән Гөлназ һәм Делюс Шакировлар авыр хәлдә.

Саратов янында килеп чыккан авариядән соң, алар әлегә больницада дәвалана. Ахыры хәерле булсын иде, дигән теләктә торыйк. Шөкер, балалары артык зыян күрмәгән, дип яза «Әтнә таңы» басмасы.

Әниләре Таня һәм Резеда ханым тирән борчуда. Бәлага тарыган гаиләгә ярдәм кулы сузыйк. Тиз арада савыгып, сәламәтләнеп кайтсыннар иде.

Ярдәм итү өчен телефон номеры: 8-9178-79-33-01, бу Делюсның әнисе Таня ханым номеры – Сбербанк та, Ак Барс банк та бар. 

Танылган җырчы Азат Фазлыев та социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу уңайдан  ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 

– Классташым Гөлназ гаиләсе белән юл һәлакәтенә очраган. Ире, үзе, баласы бик авыр хәлдә. Бу гаиләгә ярдәм кирәк, бергәләп ярдәм итик әле, - дип сөйли җырчы.

Сезнең ярдәм кирәк
Фото: Әтнә таңы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

6

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading