16+

Ташламалардан файдаланучыларга дару өчен 1,5 миллиард сум бирелә

Россия хакимияте ташламалардан файдаланучыларга дару һәм инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия азык сатып алуга 1,5 миллиард сум, шулай ук миллиард сум чамасы троллейбус һәм трамвай җитештерүчеләргә бүлеп бирә, дип белдерә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.

«Барыннан да элек ташламадан файдаланучыларны дару препаратлары, медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен өстәмә акча турында сүз бара. Моннан тыш, акча инвалид балаларга дәвалау үзлегенә ия азык сатып алу өчен кирәк. Бүген 1,5 миллиард сум чамасы бүлеп бирелә», - диде Медведев хөкүмәт утырышында, дип хәбәр итә «Татар-информ», «РИА Новости»га сылтама ясап.

Моннан тыш, җир өсте җәмәгать транспорты җитештерүчеләргә дә акча бүлеп биреләчәк.
«Миллиард сум чамасы троллейбус һәм трамвай җитештерүчеләргә бирелә. Бу шәһәрдә заманча техника, җәмәгать транспорты күбрәк булсын өчен кирәк, ә җитештерүчеләр аны ташлама белән сатачак, компенсация федераль бюджеттан субсидия буларак түләнәчәк», - диде премьер.

Аның сүзләренчә, бу өстәмә 110 берәмлек җир өсте электротранспорты, төгәлрәге, 80 троллейбус һәм 30 трамвай сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading