16+

Татар егете белән Индонезия кызы никахларын Мамадыш ЗАГСында теркәгән

Тантана 15 октябрьдә узган.

Тантана 15 октябрьдә узган.

15 октябрьдә Мамадыш ЗАГСында гадәти булмаган никах теркәлгән. Мамадыш районында яшәүче Эдуард һәм Индонезия гражданкасы Мариса никахларын теркәгән, дип хәбәр итә  «Нократ» район газетасы. 

Яшьләр Интернет аша озак аралашкан. Күптән түгел Мариса үзенең сөйгәненең туган ягына кайткан, биредә алар мөнәсәбәтләрен законлаштырырга булганнар. 
Тантананы Мамадыш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова үткәргән. Кәләш бары инглиз телендә генә сөйләшә, шуңа никахны теркәү өчен тәрҗемәче дә чакырылган. В мамадышском ЗАГСе свои отношения зарегистрировала татарско-английская пара

— Чын хисләр, эчкерсезлек өчен сүзләр алай ук мөһим түгел. Ул сизелә, һавада йөри, күзләр аша укыла! Эдуард һәм Мариса, бәхетле булыгыз! Be happy!- дип котладылар яшь парны Мамадыш ЗАГСы хезмәткәрләре. 

Яшь пар Казанга күченеп китәргә ниятли.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading