Биатлончы Эдуард Латыйпов Универсиадада спринт узышында – алтын, шәхси узышта көмеш медальләргә ия булды, әлеге күрсәткечләр нәтиҗәсендә ул Россия җыелма командасы составына кертелгән.
Татар егете 7-17 март көннәрендә Швециянең Эстерсунд шәһәрендә узачак Дөнья чемпионатында катнашачак.
Самара өлкәсенең Камышлы авылында туып-үскән Эдуард (1994 елгы) биатлон белән 2010 елда гына шөгыльләнә башлаган, аңа хәтле, бишенче сыйныфтан башлап, үз авылында чаңгы узышы белән мавыккан. Соңрак биатлон белән кызыксына башлый һәм үзен сынап карарга була. «Спортның бу төре миңа һәрвакыт ошый иде», – дип сөйләгән Эдуард Латыйпов. Күргәнебезчә, бу юлдан китеп ул ялгышмаган – моңа Красноярскида алган медальләр һәм Россия җыелма командасына эләгә алуы шаһит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Молодес!!!!
0
0