16+

Татар казы» брендын җәелдерү Казаннан башланса, бу эшнең куәте дә, бәрәкәте дә булыр иде...

Башкортстанның Туймазы районы татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Индира Латыйпова сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Каз өмәсе» фестивале, Сабантуйдан кала, татар милләтенең икенче зур проектына әйләнеп килә. 

- Ул татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Каз белән татарның тормыш юлы һәрвакыт бергә үрелеп барган. Аларны бер-береннән аерып карап та булмый. Фестиваль илнең күп төбәкләрендә үтте. Ул гореф-гадәтләрне генә түгел, татар авылларын саклау һәм үстерү ягыннан да отышлы, чөнки күп җирдә каз асрау гаилә бизнесына әйләнде, - диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.
Шул уңайдан Индира Латыйпова «Каз өмәсе» фестивален ел да Татарстанның һәр районында һәм Россия төбәкләрендә үткәрергә тәкъдим итә. 
- Фестивальнең финалын Мөслимдә – Ык елгасы буенда йомгаклау, Казанда һәм Татарстанның һәр районында Яңа ел алдыннан аерым каз ярминкәләрен оештыру отышлы булыр иде дип саныйм. «Татар казы» брендын җәелдерү Казаннан башланса, бу эшнең куәте дә, бәрәкәте дә булыр иде, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading