"Казан" агропромпаркында 12 ноябрь көнне 9.00-12.00 сәгатьләрдә "Языл һәм радиосәлам юлла!"
дигән акция уза.
"Казан" агропромпаркына килеп "Шәһри Казан" газетасына языл, "Татар радиосы" аша якыннарыңа
сәлам юлла һәм бүләкләр от! Ә бүләге дә берәү генә түгел: бер язылучыга - дүрт бүләк бит!
Ул көнне "Шәһри Казан" газетасына язылучыларга:
1. "Татар...

1. "Татар радиосы" аша радиосәлам юллау мөмкинлеге;
2. "Милли" сәүдә маркасыннан тәмле күчтәнәч;
3. Танылган язучы Марат Кәбировның үз кулыннан автографлы китап;
4. Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның 16 ноябрь көнне Филармония концертлар залында узасы
концертына билет оту мөмкинлеге.
Бу - гадәти көн генә булмаячак, сезне анда кадерләп Камал театры артистлары каршы алачак.
Килү - сездән, бүләкләр һәм яхшы кәеф - бездән!
Кыскасы шул: "Шәһри Казан" "Рәхәтләнеп укы, тәмләп аша, җырлап яшә!" дигән теләктә, сезне
очрашуга көтеп кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар