Лотереяда бозау откан Гөлназ Хәйруллина Казанның 42нче мәктәбендә эшли. Чарага ул ире һәм улы белән килгән.
-Мондый чарада беренче тапкыр катнашам. Лотерея билетын миңа дустым Яңа елга бүләк итте. Ни дә булса отырмын дип уйламадым да. Миңа бәхет елмайды дип уйлыйм. Мин бик шат. Бозауны әти-әниемә бирәчәкмен, алар Апаста яши, - ди Гөлназ.
Бүләкне Хәйруллиннар гаиләсе Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән барып алырга тиеш.
Яңа ел лотереясында барлыгы йөзләгән бүләк, 50 тере бүләк – кош-корт, мал-туар уйнатылды. Бәхетле билет ияләре өйләренә әтәч, каз, тәкә, кәҗә кебек бүләкләр белән өйләренә кайтып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар