16+

Татар теленә бушлай укыталар

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 26 сентябрьдән бушлай татар теле курслары укыта башлый.

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 26 сентябрьдән бушлай татар теле курслары укыта башлый.

Казан мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы хәбәр итүенчә, тыңлаучылар җыю инде башланган. Төркемнәр кабул итеп алынган анкеталар нигезендә төзеләчәк. Анкеталарны 11 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Шулай ук 13-16 сентябрьдә Казан шәһәре Татарстан урамы 2 нче йорт адресы буенча гариза калдыру мәҗбүри. Укулар барлыгы өч ай дәвам итәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading