13-нче май көнне, 12:00, Сәләт йортында III «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасының ярымфинал һәм финал уеннары узачак.
Чарада Республикабызның татар мәктәпләрендә белем алучы укучылардан торган 8 команда һәм «Сәләт-Яшел Үзән» клубы вәкилләре катнаша. Биредә дебатлар белән кызыксынган һәр кеше дә килә ала.
Финалга нибары 4 команда үтәчәк. Уеннарның тематикасы алдан игълан ителми, бары тик татар милләте һәм теле белән бәйле булачагы гына искәртелә.
Жюри әгъзалары составында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, «Республика дебатов» проекты җитәкчесе Аммар Аль-Анси, Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова бар.
«Безнең фикер» лигасы Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан үткәрелә.
Бу сезонда Лигада Казан һәм Яшел Үзән шәһәреннән булган 200дән артык мәктәп укучысы катнашкан. Алар «Безнең фикер» проекты кысаларында татар теле дәрәҗәсен үстерү өлкәсендә эшләгән, ораторлык осталыгын арттырган, үз позицияләрен җиткерү буенча дәресләр алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар