16+

Татарстандагы юл төзелешендә куркыныч снаряд табылган

 Тукай районында федераль трассаның яңа участогы төзелгән урында 1911 елгы артиллерия снарядын табалар.

 Тукай районында федераль трассаның яңа участогы төзелгән урында 1911 елгы артиллерия снарядын табалар.

 Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, ОМОНның «Тайфун» миналарны зарарсызландыру төркеме хезмәткәрләре әлеге урынга килеп, шикле предметны тикшерәләр һәм моның тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыруын ачыклыйлар. Шартлаткыч 100 елдан артык җирдә яткан, снаряд корпусында җитештерү датасы 1911 ел дип язылган. 
Бөтен хәвефсезлек таләпләренә туры китереп, росгвардиячеләр снарядны шул урыннан алып китеп, чокырда юк итәләр.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе шикле әйберләр очраганда, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәклеге турында кисәтә. Шулай ук шикле предметларга кагылу, күтәрү һәм күчерү тоела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading