16+

Татарстан 100 миллионлы булды!

Әлмәттә республиканың кече нефть компанияләренең 100 нче миллион нефть табуына багышланган чара узды.

Әлмәттә республиканың кече нефть компанияләренең 100 нче миллион нефть табуына багышланган чара узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, кече нефть компания­ләренең Татарстан буенча запас өлеше якынча 20 процентны тәшкил итә. Аларның нефть чыгару өлкәсендәге өлеше төбәк буенча 1997 елда 3 процент булса, 2015 елда ул - 22 процент.

Узган елны кече нефть компанияләре 7 миллион тонна нефть чыгарган, ел саен бюджетка 70 миллиард сумга якын акча күчерәләр, шул исәптән 7 миллиард сум - консолидацияләнгән бюджетка (узган елны - 7,4 миллиард сум). Барлыгы 8 мең эш урыны булдырылган. 2010 елдан кече компанияләрнең еллык инвестиция күләме 7 миллиардтан 14 миллиардка кадәр арткан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республикада эре нефть компаниясе белән кече нефть компанияләре, үзара килешеп, нәтиҗәле эшли. Соңгылары кечкенә, аз рентабельле, катлаулы чыганак урыннарында дөрес эшли белү сәләтен күрсәтте. Аларның потенциалы әлегә ахырга кадәр ачылмаган, дип саный ул.

- Кече нефть компанияләре аз гына вакыт эчендә производство инфраструктурасын булдырды, 40 нефть чыгару урынын табыш бирерлек итеп эксплуатацияләделәр. Бүген аларның саны 94кә җитте, - дип ассызыклап үтте «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading