16+

Татарстан балыкчылары браконьерлар белән көрәшә

Татарстандагы спортчы-балыкчылар мессенджерларда закон бозучылар белән көрәшү өчен төркемнәр оештырырга тәкъдим итте.

Татарстан балыкчылары браконьерлар белән көрәшә

Татарстандагы спортчы-балыкчылар мессенджерларда закон бозучылар белән көрәшү өчен төркемнәр оештырырга тәкъдим итте.

Бу хакта сүз Андрей Кузьминның ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Щадриков белән әңгәмәсе вакытында барды. Фикер алышуда ТР Балыкчылары федерациясе әгъзасы, спортчы-балыкчы, спорт остасына кандидат Андрей Ферафонтов та катнашты.

“Без Балык тоту буенча федераль агентлык, Татарстанның Балык тоту буенча инспекциясе белән эшлибез һәм “Ятьмәләргә каршы” дигән төркем булдырдык. Битараф булмаганнар анда закон бозучыларның координаталарын юллый. Ул төркемгә агентлык һәм инспекция вәкилләре дә кертелгән, шуңа да әлеге хезмәт вәкилләре бик тиз, ике-өч сәгать эчендә  килеп җитә һәм закон бозу очрагын терки. Без сезнең хезмәткәрләр белән дә шундый ук төркем булдырырга тәкъдим итәбез һәм сезнең белән актив эшләячәкбез. Без — спортчы-балыкчылар сулыкларыбызда балык булуын дөрестән дә телибез”, - ди Андрей Ферафонтов.

Экология министры бу тәкъдим өчен аңа рәхмәтен җиткерде һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. 

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading