16+

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев вафат

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булган.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булган.

Аңа 69 яшь иде. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

"Мин тирән кайгы хисе белән хәбәр итәм, <...> үз халкының патриоты Илшат Газим улы Ганиев безнең арабыздан китте. Якты хәтер!" дип язган муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Район матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Илшат Ганиев белән хушлашу көне һәм урыны төгәлләнә.

Илшат Ганиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Булачак парламентарий 1954 елның 3 гыйнварында туган. 1976-1986 елларда «Майский» совхозында эшли, үсемлекләрне саклау буенча агроном, үсемлекләрне саклау буенча өлкән агроном, 3 нче цех начальнигы, баш агроном урынбасары, баш агроном вазифаларын башкара.

1986-1989 елларда КПССның Татар өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы вазифасында эшли. 1989 елдан «Майский»совхозы җитәкчесе. 2008 елдан "Майский" теплица комбинаты директоры.

2001 елда Ганиев Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты булды. Халыкара хәйрия фондының «меценат» алтын ордены (2006), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2016), «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ТРның Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

Фото: Михаил Афанасьевның телеграм-каналы.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев вафат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading