Республика дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре шифаханә-курортта дәвалану өчен 25 мең сумлык сертификат ала алачак. Тиешле карарны Татарстан Министрлар Кабинетында имзаладылар.
Муниципаль хезмәткәрләр дә акча ала алачак. Санаторийны мөстәкыйль сайларга мөмкин, иң мөһиме, ул Россия курорт фондының дәүләт реестрына кертелгән һәм республика территориясендә булырга тиеш.
Быел дәвалану өчен сертификатларны Хезмәт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, Спорт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү, физкультура һәм спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль дәүләт хезмәткәрләре ала алачак.
Мондый сертификат алу өчен быелның 1 декабренә кадәр социаль яклау бүлегендә эш урыныннан алынган белешмә белән бергә гариза бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар