16+

Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев вафат булды

Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булган.

Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев вафат булды

Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булган.

Бу  хакта "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итте.

Василий Лихачев 68нче яшендә вафат булды.

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.

2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән.  22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.

Хушлашу мәрәсиме Мәскәүнең Маршал Тимошенко урамындагы 25 йортта урнашкан Үзәк клиник хастаханәсенең залында була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Василий Лихачевны Казанда җирлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading