16+

Татарстан егете, десантчы батырларча һәлак булган

Украинада Татарстан егете, десантчы Сергей Черемухин һәлак булган, аңа 27 яшь иде. Бу хакта Баулы районы башлыгы Ильяс Гөзәиров хәбәр итте. 

Украинада Татарстан егете, десантчы Сергей Черемухин һәлак булган, аңа 27 яшь иде. Бу хакта Баулы районы башлыгы Ильяс Гөзәиров хәбәр итте. 

"Сергей Черемухин соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугрылыклы калды, ул үз гомере бәрабәренә иптәшләре гомерен саклады!», - дип язган район башлыгы.

Десантчының үлем шартлары аныкланмый.

Сергей Черемухин 1995 елда Баулы районының Галкино авылында туган. Ул Әлмәт политехника техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткәннән соң, контракт төзергә карар иткән. Быел ул Василий Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десант училищесын тәмамлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading