16+

Татарстан экспедициясе Кар диңгезенә китте

Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән өч кешелек отряд, «Россиянең 13 диңгезе» проекты кысаларында, кичә Кар диңгезенә сәяхәткә кузгалды. Матбугат конференциясендә бу яңалыкны республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрид Габделганиев хәбәр итте.

Татарстан экспедициясе Кар диңгезенә китте

Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән өч кешелек отряд, «Россиянең 13 диңгезе» проекты кысаларында, кичә Кар диңгезенә сәяхәткә кузгалды. Матбугат конференциясендә бу яңалыкны республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрид Габделганиев хәбәр итте.

- Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге белән ныклы хезмәттәшлектә торабыз. Республикада быел водолазлар 800 сулыкның төбен чистартуда булышты. Татарстанда барлыгы 36 мең сулык бар. Елга һәм күл буйларында экология кагыйдәләрен бозган 1172 очрак теркәлде, 6 миллион сум штраф салынды, - диде министр.

Узган ел «Татарстанның кече елгалары» проекты старт алды. Фәрид Абдулганиев аңлатканча, әлеге проект кысаларында барлык кечкенә елгаларга экологик экспедицияләр оештырылачак. «Сулыкларны чистарту көне» акцияләре республикада ун ел элек үк үткәрелә башлаган. Бу акцияләрдә экологлардан тыш, халык та теләп катнаша. «Татарстанның изге урыннары» проектын гамәлгә ашыру барышында Рус география җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге водолазлары төрле сәбәпләр аркасында су астында калган гыйбадәтханәләрнең урыннарын ачыклаганнар.

Мәгълүм ки, безнең егетләр моңа кадәр дә Баренцово һәм Ак диңгезләргә, Байкал күленә экспедицияләр үткәреп, су астына төшү тирәнлеге буенча рекордлар куйдылар.

- Баштарак әлеге казанышларны Гиннессларның рекордлар китабына кертмәскә омтылганнар иде. Каршылыклар бетерелде, безнең рекордлар Гиннессларның рекордлар китабына кертелә башлады, халыкара җәмәгатьчелектә таныла, - диде Рус география җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер.

Кар диңгезенә экспедиция 40 көнгә исәп­ләнгән. Анда катнашучылар Вайгач утравына чатыр корачак, төньяк диңгезе төбенә төшеп, Россиядә җитештерелгән аппаратларны сынаячак, тикшерү-эзләнү эшләре алып барачак. Экспедициягә бер кеше студент-яшьләр арасыннан конкурс нигезендә сайлап алынган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Дмитрий Сидоров иң лаеклысы дип табылган.

- Мин тугызынчы сыйныфтан башлап экологик чараларда катнашам, спорт белән шөгыльләнәм, булачак белгечлегем дә экология белән бәйле, - диде Дмитрий Сидоров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading