16+

Татарстан хакимияте яңа уку елында хәрби хезмәткә әзерлек планын раслады

Татарстанда 2023/2024 уку елында хәрби хезмәткә әзерлек буенча чаралар планы расланды. Шул исәптән ул югары сыйныф укучылары өчен хәрби уку җыеннарын үткәрүне дә үз эченә ала. Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Татарстанда 2023/2024 уку елында хәрби хезмәткә әзерлек буенча чаралар планы расланды. Шул исәптән ул югары сыйныф укучылары өчен хәрби уку җыеннарын үткәрүне дә үз эченә ала. Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Бу елның сентябреннән 2024 елның июнь аена кадәр 10 сыйныф укучылары белән хәрби хезмәт нигезләре буенча уку җыеннары, шулай ук Авангард уку-методик җыеннары үткәрү планлаштырыла. Уку елы дәвамында слетлар, ярышлар, конкурслар, олимпиадалар үткәрү планлаштырыла.

Ведомство карамагындагы мәгариф оешмалары булган республика башкарма хакимият органнарына, ТР хәрби комиссариатына һәм оешма җитәкчеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьтәге гражданнарны әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк. Шулай ук аларга мәгариф оешмаларында, уку пунктларында, яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә хәрби-патриотик тәрбия буенча эш оештыру йөкләнгән.

Территориаль хакимиятләр мәгариф оешмаларын һәм уку пунктларын педагогик кадрлар белән комплектлау; республикада яшьармиячеләр хәрәкәтен үстерү буенча эшләрне дәвам итәргә тиеш. Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына хәрби исәпкә алынганнан соң хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге гражданнарга дәвалау-сәламәтләндерү чараларын үткәрү йөкләнгән.

Чараның планы берничә блоктан тора. Мәсәлән, оештыру чаралары үз эченә төп документларны эшләү, хәрби частьләр арасында шефлык элемтәләрен киңәйтү эшләрен ала. «Хәрби хезмәткә әзерлекне кадрлар һәм укыту-методик тәэмин итү» бүлегендә уку оешмаларын кадрлар белән комплектлау, хәрби хезмәткә әзерлек мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм семинарлар үткәрү һ. б. керә».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading