16+

Татарстан – "май указларын" иң төгәл үтәүче

«Медиалогия» компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның «май указларын» үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән.

«Медиалогия» компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның «май указларын» үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән.

Әлеге рейтингта беренче урында Татарстан тора. Республикабыз дәүләт хезмәтләре порталын булдыру исәбенә җиңгән. Бүген электрон дәүләт хезмәтләре порталында 1,7 миллион кеше теркәлгән.

Президент вазифасына керешкәннән соң, Владимир Путин 2012 елның 7 маенда указлар имзалаган иде. Шуңа да «май указлары» исемен алды әлеге күрсәтмәләр. Унбер указда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, халыкны торак бе­лән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын камилләштерү, мәгариф, хәрби көчләр, сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар бирү, демографик хәлне яхшырту кебек мәсьәләләр күтәрелгән иде. Россия Президенты әлеге указларның үтәлешен даими рәвештә тикшереп, күзәтеп тора.

Татарстанда исә «май указлары» үтәлеше өчен Президент Рөстәм Миңнеханов министрларны җаваплы дип белгеләгән иде. «Май указлары» хакимият структуралары эшенең төп юнәлешләрен чагылдыра, барлык муниципаль район хакимиятләре белән берлектә гамәлгә ашырыла. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан республикада технопарклар, икътисади зоналар оеша, тормыш сыйфаты мәсьәләсенә, медицинага зур игътибар бирелә, фельдшер-­акушерлык пунктлары төзелү, тәҗрибәле белгечләр әзерләүгә басым ясала. Халыкның торак шартларын яхшырту, тузган торак һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча да республикага Идел буе федераль округында тиңнәр юк диярлек.
Демографиягә килгәндә, соңгы елларда туучылар саны арту шатландыра. Кыс­касы, Татарстан - Россия Президенты указларын тормышка ашыру юнәлешендә лидер төбәкләрнең берсе. Илдәге икътисади тотрыксызлыкка карамастан, тормышка ашырылып килә торган социаль дәүләт программалары күпмедер дә­рәҗәдә «май указлары»нда күтәрелгән мәсьәләләрне чагылдыра. Аларга бөтен илебез халкын борчыган мәсьәләләр кертелгән. Республикабызда ­халыкны эш урыннары белән ­тәэмин итү, инвалидларны социаль­ләштерү өлкәсенә дә зур игътибар бирелә. «Май указлары»ның мөһим юнәлеше - инвестицияләр күләмен арттыру буенча да Татарстанда зур эш башкарыла.

Республиканың ­социаль күрсәткечләр, икътисади нә­тиҗәләр яктылыгында алдынгы рәтләрдә булуы бер хәл, бу юлы рейтингта беренчелеккә чыгарга нәкъ менә электрон дәүләт порталының актив эшләве йогынты ясаган. Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Республикада халыкның 65 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. 2016 елның 10 аенда гына да 8 миллиард сумнан артыграк акча uslugi.tatarstan.ru порталы аша узган. Портал татарстанлыларга 240 төр хезмәт күрсәтә ала. Бу халык өчен бик уңайлы. Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозган өчен штрафларны, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, табибка, башка белгечләргә язылуны өйдән чыкмый, чиратларда тормый, интернет аша гына башкарырга мөмкин. Электрон хезмәт күрсәтү буенча республикада 400дән артык терминал эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading