16+

“Татарстан наркотикларсыз” веломарафоны үткәрелә

26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көне.

26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көне.

Шул уңайдан VII "Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны узачак. Быелгы веломарафон республиканың йөзләгән торак пункты, шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләре аша узачак. Әлеге чарада катнашучылар Казан, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Нурлат, Ульяновск, Жигулевск һәм Самарага кереп, барлыгы 1,5 чакрымнан озынрак юл үтәчәк. Программа кысаларында әлеге торак пунктларда массакүләм чаралар - наркотикларга каршы көрәш буенча пикетлар оештыру планлаштырыла.

"Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны беренче тапкыр 2009 елда Казанда старт алган. Шул вакыттан бирле әлеге чара дистәләгән мең кешене берләштергән. Быелгы веломарафон Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да багышлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading