Бу карар бүген Татарстан парламентының VI чакырылыш депутатларының сигезенче утырышында билгеле булды.
Скопировать ссылку
Бу карар бүген Татарстан парламентының VI чакырылыш депутатларының сигезенче утырышында билгеле булды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев вакытыннан алда депутатлык мандатын тапшырды. Бу карар бүген Татарстан парламентының VI чакырылыш депутатларының сигезенче утырышында билгеле булды.
Андрей Кондратьев республиканың закон чыгару органындагы “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы иде. Ул шулай ук Дәүләт Советына V чакырылышта да сайланды, әмма ул чакырылышта да депутат буларак озак эшли алмыйча, вакытыннан алда мандатын тапшырырга мәҗбүр булган иде.
Комментарийлар