16+

Татарстан пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр карала. Анда Татарстаннан да тәкъдимнәр кертелде, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү турында тәкъдим ителә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында онлайн-трансляция вакытында трдан РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.

"Бу закон бераз искергән, шуңа күрә беренче укылышта яңа төзәтмәләр кабул ителгән. Хәзер закон икенче укылышка әзерләнә. Татарстан инициативалы ватандашлар төркеменнән, профсоюз лидерларыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан – закон проектына кайбер өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелде, шул исәптән пенсия яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтү буенча да", – диде ул.

Спикер федераль министрлык вәкилләре һәм экспертлар әлегә бу тәкъдимнәр буенча нәтиҗә ясамаганнарын билгеләп үтте. "Шулай да без пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар мәнфәгатьләрен яклау ягында торабыз", – дип ассызыклады Ларионова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading