16+

Татарстан проекты Ага Хан архитектура премиясенә дәгъва кыла

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы Ага Хан архитектура премиясе финалистлары исемлегенә керде.

Татарстан проекты Ага Хан архитектура премиясенә дәгъва кыла

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы Ага Хан архитектура премиясе финалистлары исемлегенә керде.

Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы 2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалистлары исемлегенә кергән 20 проектның берсе булды.

Бүгенге көндә иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча Татарстанның барлык шәһәр-районнарында 328 проект гамәлгә ашырылган. Республиканың зур һәм кечкенә шәһәрләрендә парклар, скверлар, яр буйлары һәм җәяүлеләр йөри торган урамнар төзелгән яки төзекләндерелгән.

Проект авторлары, «Архитектура десанты» командасының максаты – җирлекнең зурлыгына карамастан, проектлау, инфраструктура һәм материаллар күзлегеннән чыгып әйләнә-тирә мохитнең югары сыйфатын тәэмин итү. Белгечләр җәлеп итү белән бергә, авторлар бу эшкә җирле халыкны да тарта. Алар проект төзү һәм аны алга таба гамәлгә ашыруда катнаша.

Премиянең жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган җиңүче проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк.

Ага Хан – архитектура өлкәсендәге иң зур премияләрнең берсе. Жюри әгъзалары төрледән-төрле проектларны сайлап ала. Премия архитекторларга тапшырыла һәм проектны гамәлгә ашыруда мөһим роль уйнаган шәһәр хакимиятләре, төзүчеләр, заказчылар, аерым эш төрләре буенча осталар һәм инженерларның өлешен исәпкә ала.

Ага Хан архитектура премиясе Ага Хан тарафыннан 1977 елда булдырылган. Ул гамәлгә куелган вакыттан алып 116 проект бүләкләнгән һәм 9 меңнән артык заявка алынган. Быел архитектура премиясе беренче тапкыр Казанга тапшырылыр дип көтелә.

«Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading