Яңа Чишмә районында яшәүче хатын-кызлар Донбасстагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм хатлары һәм бүләкләр җибәргәннәр, дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре».
Солдатлар өчен беренче бүләк партиясен кичә Казан шәһәренә озатканнар.
Һәр хәрби хезмәткәргә күчтәнәчләр: шәхси азык-төлек җыелмасы һәм шәхси гигиена чаралары җыелган иде.
500 кг авырлыктагы 165 җыелма җибәрелгән.
Район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова «Ихлас ярдәм көчне икеләтә арттыра», - дигән гыйбарәне хуплый. Һәр солдат аның өйгә исән - сау кайтуын көткәннәрен белергә тиеш һәм бу бик мөһим.
Чыганак: «Яңа Чишмә хәбәрләре»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар