16+

Татарстанда котыру авыруы буенча карантин кертелде

Татарстанның Питрәч районында котыру авыруы буенча өлешчә карантин кертелде, диелә ТР хөкүмәте указында.

Татарстанның Питрәч районында котыру авыруы буенча өлешчә карантин кертелде, диелә ТР хөкүмәте указында.

Котыру чирен Күн авыл җирлегендә 300 м радиус территориясендә тапканнар. Хәзер биредә тиз авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау, шулай ук чит кешеләрне, прививка кадатылмаган хайваннарны кертү тыела.
Карантин авыруда шикләнелгән соңгы хайванны суеп 60 календарь көн үткәннән соң һәм соңгы авыру хайван үләксәсе юк ителгәннән соң гамәлдән чыгарылачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading