16+

Татарстан Республикасы Президенты эшмәкәрләр белән онлайн очрашу үткәрде

Чәчтарашханәләр катгый санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә генә ачылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты эшмәкәрләр белән онлайн очрашу үткәрде

Чәчтарашханәләр катгый санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә генә ачылырга мөмкин.

Бүген ТР Президенты республика эшмәкәрләре белән онлайн-очрашу үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карарга кушты.

Президент билгеләп үткәнчә, бу - социаль ихтыяҗ, ләкин икенче бер-берең белән якын элемтә аркасында инфекция йоктыру куркынычы арта. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәл иткәндә, республика халкының иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк. Очрашуда шулай ук бакчачылыкта кирәк-ярак материаллар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә катнашты. Президент аларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге булдырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading