Россия сәүдә үзәкләре берлеге Президент исеменә мөрәҗәгать әзерләгән.
Россия сәүдә үзәкләре Президенттан сәүдә үзәкләренә кергәндә QR-кодларны бетерүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Эшмәкәрләр фикеренчә, яңа вируска каршы шартлар сәүдә үзәкләре эшен бөтенләй туктатырга мәҗбүр итәчәк.
"Яңа чикләүләр оешмаларның ябылуына һәм банкротлыкка китерәчәк",- диелә мөрәҗәгатьтә.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова мөрәҗәгать каралачак, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар