16+

Чаллыда яшәүче гаилә 6 килограммлы баһадир чөгендер үстергән

Мондый зурлыктагы чөгендерне бакчачылар беренче тапкыр үстергән.

Мондый зурлыктагы чөгендерне бакчачылар беренче тапкыр үстергән.

Чаллыдан бер гаилә дача кишәрлегендә 6 килограмм авырлыктагы чөгендер үстергән. «Челнинские известия» бакчачылар белән элемтәгә кереп, мондый мул уңышның серен белешкән.

Сидоровлар гаиләсе ел саен мул уңыш җыя

Василий һәм Зоя Сидоровлар күптәннән дача хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Алар ел саен мул уңыш алуларын әйтә. Әмма быелгы чөгендернең зурлыгы бакчачыларның үзләрен дә гаҗәпләндергән.

Элегрәк алар 2–3 килограмм авырлыктагы чөгендер үстерә алган. Ә быелгы 6 килограммлы тамыразык — алар өчен беренче очрак. Зоя Никифоровна сүзләренчә, мондый зурлыктагы чөгендер — сирәк күренеш.

Челны. Фото: Челнинские известия

Баһадир чөгендернең сере нәрсәдә?

«Ел саен чәчәбез, су сибәбез, тирес белән ашлыйбыз һәм артык бернәрсә дә бирмибез. Бу яхшы һава торышы аркасындадыр, мөгаен», — дип тыйнак кына елмая хуҗабикә.

Шулай итеп, быел Сидоровлар гаиләсенең бакчасында үскән 6 килограммлы чөгендер шәһәрдәге бакчачылар өчен үзенчәлекле уңышка әверелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading