Бүген Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә Татарстан сәнгать әһелләре концерт куйды. Ел саен Федераль Сабан туе алдыннан үткәрелүче чара Чуваш дәүләт опера һәм балет театры залында булды.
Скопировать ссылку
Бүген Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә Татарстан сәнгать әһелләре концерт куйды. Ел саен Федераль Сабан туе алдыннан үткәрелүче чара Чуваш дәүләт опера һәм балет театры залында булды.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган милләттәшләрне Татарстан Милли шура рәисе җитәкчесе Васил Шәйхразиев белән Чувашия Республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев сәламләде.
Иртәгә, 7 июль көнне, Чабаксар шәһәрендә Федераль Сабан туе булачак.
Комментарийлар