18 август көнне Казан ратушасында Татарстан укучылары Россия төбәкләреннән беренчеләрдән булып рәсми рәвештә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кушылды.
Әлеге тантаналы вакыйгага һәр төбәктән 50 "пилот" мәктәп сайлап алынган иде. Республикадан 50 укучы хәрәкәт активисты булды. Аларның һәрберсенә муеннарына ак яулык бәйләделәр, күкрәкләренә хәрәкәт логотибы булган заначок беркеттеләр.
Республикада Россия мәктәп укучыларының дүрт юнәлеше бар: шәхси, гражданлык һәм патриотик үсеш, гражданлык активлыгы һәм мәгълүмати ярдәм. Әлеге тантаналы мизгелдә Россия герое, очучы-космонавт, Хәрәкәт рәисе Сергей Рязанский да катнашты. Ул "Сәләт", "Балалар оешмалары Советы", "Татарстан вариcлары союзы", "Татарстан Скаутлары", "Созвездие-Йолдызлык" хәрәкәте, "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" республиканың балалар һәм яшьләр оешмалары белән дә очрашты.
Моңа кадәр, 17 август көнне, Яр Чаллы шәһәрендә "Юнармиячеләр" хәрәкәтенә кушылган Татарстан әгъзаларының беренче слеты узды. Катнашучылар «Родина-Мать» мемориал-комплексы янына җыелды. Биредә республиканың барлык районыннан да балалар килгән иде. Беренче булып яшь армиячеләр хәрәкәтенә Чаллы укучылары кушыла. Катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйды. Яшьләрне сәламләргә Россиянең атказанган спорт мастеры, су полосы буенча ике тапкыр Олимпиада уены призеры, Татарстанның Иҗтимагый палата әгъзасы Ирек Зиннуров та килгән иде.
- Яшьләр сәясәте һәм ватанпәрвәрлек комиссиясе вәкиле буларак мин бу идеяне хуплыйм. Безгә берләштерә торган көч кирәк иде. Үткәнебезне, батырларыбызны да истә тоту мөһим, тарихны белмәгән кешеләрнең киләчәге юк. Ватаныгызны яратыгыз, аны саклагыз! - диде Ирек Зиннуров.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 28 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы буенча «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшьүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлеге булдырылды. Бу инициатива белән Россиянең Оборона министры Сергей Шойгу чыкты. Хәрәкәт яшьләр арасында ватанпәрвәрлек дәрәҗәсен арттыру максатыннан булдырылды.
Комментарийлар