Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәләр.
Татарстан укучылары 11 майга кадәр укымаячак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, — диелә министрлык хәбәрендә. - 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли».
Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 1 майдан 5 майга кадәр ял итә, ә 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар