7 миллиард сумга якын акча инвалидлар өчен торак алуга бюджеттан бүлеп биреләчәк. Документ кабул ителсә, 10 меңгә якын татарстанлының үз куышы барлыкка киләчәк.
Турыдан-туры эфир вакытында җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова үзенең планнары белән уртаклашты.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә даими рәвештә күтәрелә. Карар - озак вакытлы һәм әлеге сумма 3 елга исәпләнгән. Ягьни шул чор эчендә инвалидлар торак белән тәэмин ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
2 группа инвалидларга бармы
0
0