16+

Татарстанда 100 меңнән артык пенсионерга өстәмә түләүләр билгеләнәчәк

Киләсе елдан беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшькә җиткән кешеләрне карау буенча компенсация түләүләрен билгеләү тәртибе үзгәрәчәк.

Киләсе елдан беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшькә җиткән кешеләрне карау буенча компенсация түләүләрен билгеләү тәртибе үзгәрәчәк.

Бу хакта Россия пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. 
-    2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 100 меңнән артык гражданның (беренче төркем инвалидлыгы булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк) пенсияләренә 1200 сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләячәк. Бу өстәмә ел саен индексацияләнәчәк, - диде ул. 
Элек бу түләү язма гариза нигезендә пенсионерны караган кешеләргә билгеләнә иде. Бу акчалар пенсионерга пенсия бирелгәндә түләнеп килде. Яңа елдан түләүләрне билгеләү тәртибе үзгәрәчәк. 
-    2025 елның 1 гыйнварыннан фонд автомат рәвештә 80 яшькә җиткән барлык кешеләргә һәм барлык беренче төркем инвалидларга әлеге өстәмәне билгеләячәк. Бернинди гариза язарга һәм өстәмә мәгълүмат бирергә кирәкми, - дип аңлатты Вафин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading