Татарстанда 11 гектар җир кишәрлеге белән «шаярган» район башлыгы тоткарланган
Чаллыда Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев тоткарланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллыда Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев тоткарланган.
Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр иткән.
“Татар-информ” Чаллыда күпләп тентү баруын хәбәр иткән иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсе мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять Тукай районындагы Князевский авыл җирлегендәге 11 гектар җир кишәрлекләре белән булган махинацияләр аркасында кузгатылган. Тукай районы башкарма комитеты тарафыннан кишәрлекләрне законсыз рәвештә бүленүе турындагы гариза Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгыннан кергән, дип хәбәр иткән чыганак.
Тентүләр хәзерге вакытта сигез кешедә, шул исәптән Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев һәм Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев өендә дә узган. Эш фигурантлары тикшерү комитетына алга таба тикшерүне алып бару өчен китереләчәк. Хәзерге вакытта Вәсил Хаҗиев тоткарлануы билгеле булды.
Хаҗиев 1993-1997 елларда Тукай районы хакимиятен җитәкли. Аннан соң җиде ел Чаллы элеваторында җитәкче булган. 2006 елдан Чаллы шәһәренең Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. 2010 елдан Тукай районы башлыгы вазифасын биләгән, ул анда 2017 елга кадәр эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
Комментарийлар