Аксубай районындагы мәктәпләрнең берсендә укучы 13 яшьлек кыз бала буллинг корбаны булган - кемдер аның авырлы булуы турындагы имеш-мимешләрне тараткан.
Гайбәт белән үзе көрәшә алмаган. 16 март көнне мәктәпкә китәр алдыннан кыз әнисенә бу гайбәтләр аркасында аңа кимсетеп караулары турында белдергән. Ул башка балалар белән бергә мәктәп автобусына утырмый, ә яңадан өенә кайта. Анда табын артында ашап утырган әнисе һәм өлкән апасы янына утыра, аннары бер генә минутка, дип урамга чыгып китә.
Кызның әнисе нидәндер шикләнеп, ишегалдына чыгып йөгерә, анда үз-үзенә кул салырга тырышкан кызына тап була. Аны коткарып кала алганнар. Хәзер кыз белән психологлар эшли. Укучы кыз мәктәптәге сыйныфташлары белән дустанә мөнәсәбәттә булган, бик тыныч һәм әдәпле укучылардан санала.
Комментарийлар