16+

Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне вакытыннан алда алачак

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала, дип яза Казан мэриясе сайты.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала, дип яза Казан мэриясе сайты.

Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар – 50 яшьтә, дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала, дип хәбәр итә ТР буенча социаль Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте. 

Күп балалы анага вакытыннан алда пенсия алу өчен 15 ел хезмәт стажы һәм 23,4 балл пенсия коэффициенты кирәк, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading