16+

Татарстанда 200 кеше коронавирустан вакцина ясаткан

Коронавируска каршы прививка милли календарьга кертелгән. Тиешле үзгәрешләргә Россия сәламәтлек саклау министры кул куйган.

Коронавируска каршы прививка милли календарьга кертелгән. Тиешле үзгәрешләргә Россия сәламәтлек саклау министры кул куйган.

Хәзер Covid-19 дан вакцинаны табиб билгеләве буенча кадатырга мөмкин булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцинаны хәвеф-хәтәр төркеменә керүче кешеләр алачак - бу медиклар, педагоглар, социаль хезмәткәрләр һәм хроник авырулары булган пациентлар.
Любовь Авдонина милли календарьдагы барлык прививкалар да ирекле, бушлай нигездә үткәрелә, дип ассызыклады. "Спутник V" вакцинасының беренче партиясе кысаларында Татарстанга 3 370 доза китереләчәк, шуларның 2900е республикага кайтарылган инде.

Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирустан 200гә якын кеше прививка ясаткан.
«Бу атнада без килгән дозаларның төп өлешен кулланырга планлаштырабыз. Бары тик билгеле бер әзерлек чаралары кирәк», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Фото: http://elabuga-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading