Агымдагы ел башыннан 21 мең 589 өлкән яшьтәге татарстанлы «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында медицина тикшерүе узды.
1 апрельдән пандемия белән бәйле рәвештә тикшерүләрне вакытлыча үткәрмиләр. Әмма 2020 ел ахырына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 93 меңнән артык өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү планлаштырыла.
Пенсионерларны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озак вакыт тәрбияләү, карау программасында Татарстанның 13 муниципаль районы катнаша. Ярдәмне 2 мең 748 кеше алачак. Коммерциячел булмаган оешмалар карап тору, тәрбияләү хезмәте белән тәэмин итәчәк, ә биш социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмасы базасында өлкән буын кешеләре көндезге вакытларын үткәрәчәк.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар