16+

Татарстанда 2,245 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда авылларны төзекләндерүнең бик тә әһәмиятле булганлыгын искәртте.

Татарстанда 2,245 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда авылларны төзекләндерүнең бик тә әһәмиятле булганлыгын искәртте.

– Татарстан Президенты башлангычында республикадагы торак пункт­ларга юллар салына, су кертелә, социаль учреждениеләр төзелә. Уңай шартлар булмаса, кешеләр авылларда яшәргә теләмәячәк бит. Сәнәгать парклары үстереләчәк, – диде Юрий Камалтынов.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, Татарстан авылларында 2012-2018 еллар эчендә 285 клуб, 460 фельдшер-аку­шер пункты, 887 спорт мәйданчыгы, 27 чаңгы базасы сафка бас­тырылган.
– Быел авылларда тагын 21 клуб, 48 ФАП төзелә, 9 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясала һәм алардагы җиһазлар тулысынча яңартыла, – диде Илшат Гыймаев.

«Бәләкәч» республика программасы, «Юл картасы», «Торак» федераль программалары кысаларында 2010 елдан башлап 210 балалар бакчасы (31 490 урын) файдалануга тапшырылган. Министр урынбасары сөйләгәнчә, быел балалар өчен янә 28 бакча төзелә. Ясле төркемнәрендә өч яшькә кадәрге 6010 сабыйга урын булдырыла. Шул исемлектән Казанда «Светлая долина» торак комплексында 340 урынлы мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениесе төзелеше бара.
– Царево, Көек бистәлә­рендә дә социаль учреждениеләр төзелеше планга кертелгән, – диде Илшат Гыймаев.

Республикада 2010 елдан башлап 54 мәктәп барлыкка китерелгән, узган елны гына да 10 яңа бина төзелгән, быел 15 мәктәп төзелешендә эш кайный.
Татарстанда 2017 ­елдан авыл кибетләре төзелеше программасы старт алган. Шул дәвердә 31 муниципаль берәмлектә 53 модуль кибет бинасы җыелган, аларга беррәттән эчке җиһазлар да урнаштырыла.
Быел авыл хуҗалыгы ида­рәләре­нә һәм ветеринария берләшмәлә­ренә караган 33 бина капиталь төзекләндерелә. Татарстанда 2,245 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру ниятләнелә. Бу күрсәткечне 2024 елга 3,648 миллион квадрат метрга җиткерү бурыч итеп куелган.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading