16+

Татарстанда -3 градуска кадәр суытырга мөмкин...

17 апреля 2021, 20:10
1954
0
0
Уку өчен 1 минут

Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.

Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.

Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә аномаль җылыны салкынча һава торышы алыштыра. Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -3…+2 градус булак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәрелә, дип яза Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading