16+

Татарстанда 36 яшьлек директор урынбасары вафат булган, өч баласы ятим калган

14 мартта Чаллыда яшәүче Алена Мөхәммәтова үлгән. Ул 78 нче Пушкин прогимназиясе директоры урынбасары булып эшләгән. Һөнәре буенча рәсем укытучысы. Педагогик стажы ун елдан артык. Аңа нибары 36 яшь булган, дип яза "Челнинские известия". 

14 мартта Чаллыда яшәүче Алена Мөхәммәтова үлгән. Ул 78 нче Пушкин прогимназиясе директоры урынбасары булып эшләгән. Һөнәре буенча рәсем укытучысы. Педагогик стажы ун елдан артык. Аңа нибары 36 яшь булган, дип яза "Челнинские известия". 

"Минем дустым Алена күптән көтелгән улын табарга әзерләнә иде, ире Рафаэль белән алар 8 һәм 11 яшьлек ике кыз үстерәләр, - дип сөйләгән хезмәттәше Ирина Зеленина. - Аленаның хәле әйбәт була, саклануга ята. Соңгы тапкыр безгә: «Бала тапкач ук, хәбәр итәрмен» дип язды. Ләкин бүтән элемтәгә чыкмады. 6 мартта бала тапкан, ләкин тулгак газапларын бик авыр кичергән. Улы дүрт килограмм авырлыкта булып дөньяга килгән»

Аленаны икенче көнне ашыгыч рәвештә КДМЦ бала тудыру йортыннан Казанга РКБга реанимобиль белән алып килгәннәр. Биредә ул 14 мартта вафат булган.
"Әлегә үлеменең төгәл сәбәбен белмибез. Версияләр төрле, - дигән Ирина Зеленина.  - Яңа туган бала әлегә Казанда, БРКХ (ДРКБ) табиблары күзәтүе астында.  Әти-әнисе аңа алдан ук исем сайлап куйганнар, Ранель дип атаганнар".

Алена Мөхәммәтова белән хушлашу 16 мартта Боровец чиркәве часовнясында 10 сәгатьтә була. Аны шәһәр зиратында җирләячәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading